Пар канатлар кирәк тормышта

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

3 нче ноябрь көнне Кадыбаш мәдәният йортында 8 парның алтын юбилейлары-“Пар канатлар кирәк тормышта”  дигән кичә үткәрелде.Без авылыбызда 8 парның шушы шатлыклы көнгә килеп җитүләре белән чын күңелдән шатланабыз һәм горурланабыз.Сәхнәдә үткәрелгән бу зур бәйрәмгә юбилярларның барлык балалары кайткан иде.Аларны авыл халкы, дуслары, туганнары котладылар.Кадыбаш авыл җирлеге тарафыннан юбилярларга рәхмәт хаты, түбәтәй һәм ак шәлләр тапшырылды.Кичәбез концерт номерлары белән үрелеп барды һәм авыл халкына , кайткан кунакларга бик ошады.


Кадыбаш авылы Советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International