Каз өмәсе

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

24 ноябрь көнне Кадыбаш авылы китапханәсендә “Каз өмәсе”бәйрәме үткәрелде. Авылыбызның уңган әниләре һәм яшь кызлары җыелышып җырлый- җырлый ,үткәннәрдәгеләрне искә алып каз өмәсендә катнаштылар.Өмәдә катнашкан апалардан төрле киңәшләр соралды ,сораулар бирелде.Алар элек бергәләп авылларда үткәрелә торган каз өмәрендә катнашулары турындагы истәләкләре белән уртаклаштылар .

Өмәдә катнашучылар “Каз канаты” җырын җырлап күңелләрен ачтылар , аннан соң дәртләнеп биеп тә алдылар .Өмә бик күңелле узды, аның турында мәгълүмат “Әгерҗе хәбәрләре” газетасында басылып чыкты.


Кадыбаш авылы Советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International