1 февраль көнне Кадыбаш мәдәният йортында "Кеше бүләк иттем җиһанга " дигән зур кичә үткәрелде.
Кичәдә 2013 елда Кадыбаш авыл җирлегендә туган бәбиләрнең әти-әниләре хөрмәтләнде.
8 пар 2013 елда әти-әни булган. 1парның гына кызлары гаиләдә беренче бала, ә калган гаиләләрдә туган сабыйлар , икенче , өченче балалар.Аларга гаиләдә бала тәрбияләү серләре турында сөйләнде , кичәгә карата китапханәдә "Бала -бәхет җимеше " дигән темага әдәбият карау үткәрелде.Кичәгә килгән һәркем, авылыбызны яшәртеп сабыйлар тууга шатланып утырды.Әти-әниләрнең хезмәттәшләре гаиләләрне сабыйлары туу белән тәбрикләде.Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г. әти-әниләргә бабаларының беренче документлары -туу турында таныклыкларын тантаналы шартларда тапшырды.
Кичәне китапханәче Каюмова Ф. бик матур итеп алып барды Һәм кичәбез мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.Кадыбаш авыл җирлегендә инде традициягә кергән бу ичә елдагыча күңелле узды.
--
Фарида Каюмова