Яңа Бәзәкәдә янгын булды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Якшәмбе көнне төштән соң Әгерҗе янгын сүндерү бүлекчәсенә Яңа Бәзәкә авылының Тукай урамындагы хуҗалыкта янгын чыгуы хакында хәбәр килә. Ут телләре Исмәгыйлевларның йорт эченә һәм түбәсенә зыян китерә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив хезмәте нәтиҗәсендә ут йорт яны корылмаларына күчәргә өлгерми.

Әлеге янгын электр җиһазларында кыска ялганыш барлыкка килү нәтиҗәсендә чыккан, дигән фараз бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International