Заманында районга 25 колхоз рәисен үстергән мәктәп хәзерге вакытта ябылган, ташландык хәлдә калга.
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Әгерҗе муниципаль районының Кырынды авыл җирлеге Советының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында, моннан ике ел элек ябылган урта мәктәпне кире кайтарырга, дигән сүзләр кат-кат яңгырады. Заманында шаулап торган, районга 25 колхоз рәисен үстергән мәктәпнең ташландык хәлдә калуы өлкән буынның күңеленә һич тә тынычлык бирми. Ә әти-әниләрне 32 баланың күрше Кичкетаңга суык автобусларда йөреп укуы бик борчый. Киләсе уку елында беренче сыйныфка 11 бала керәчәген дә әйтте алар. Ләкин аннан соң балалар саны гел кимүгә генә бара икән. Узган ел нибары 3 сабый туган, 17 кеше вафат булган.
Мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина Кырынды мәктәбен яңадан эшләтә башлау өчен ремонт эшләренә, җиһазга, хезмәт хакына якынча күпме акча кирәген исәпләп күрсәтте. Сумма миллионнар белән исәпләнә. Район бу кадәр чыгымнарны берничек тә үз җилкәсендә күтәрә алмый. Республика казнасында аз балалы урта мәктәпләрне тотарга акча юк. Ә Кичкетаң мәктәбендә укытуны заман таләпләре кысаларында оештыру өчен соңгы ике елда зур эшләр башкарылган. Капиталь ремонт ясалган, башлангыч сыйныф, технология, химия, физика кабинетлары бирелгән.
Җыелышта район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Бу проблема хакында республика җитәкчелегенә тагын бер тапкыр җиткерелер, дип вәгъдә бирде, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы җиткерә.