13 нче январь көнне Кадыбаш авылы уртасында урнашкан мәчетебездә зур мәҗлес -Мәүлид кичәсе үткәрелде.
Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндереп , моң агыла - дини моң.Рәсүлебез туган көнен олылап әнә шулай авылдашларыбыз мөнәҗәт әйтә.Бергәләп салават әйтү,тәсбих тарту күңелләргә рәхәтлек бирде ди алар .Бәйрәм чәй табыны артында бик күңелле дәвам итте.Табындагы берсеннән -берсе тәмле тәгамнарны мәҗлескә һәркем әзерләп алып килгән иде.Табын артында Пәйгамбәребез тарихы сөйләнде, гыйбрәтле бәетләр укылды.Китапханәдә шул уңайдан "Мәүлит бәйрәме "дигән папка-досье тәзелде.Мәҗлес барышында андагы материаллар файдаланылды.Бәйрәм бик күркәм үтте. Киләчәктә дә бу гамәлебез дәвамлы булсын иде дип таралышты авыл халкы.
--
Фарида Каюмова