01 бер урынына – 101

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Без ашыгыч хезмәтләр, ягъни янгын сүндерү часте, полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте кирәк булганда 01, 02, 03, 04 номерын җыеп гадәтләнгән.


Ә менә хәзер әлеге саннар урынына өч урынлыларны җыя башлаячакбыз. Гадәттән тыш хәлләр булганда – 101, җинаять кылынса яки хокук бозулар булганда – 102, авырып киткәндә – 103, газ хезмәте кирәк булса 104 номерларын җыярга кирәк. Моңа кадәр файдаланган 112 номеры да гамәлдә булачак. Шулай ук хәзергә стационар телефоннардан ике урынлы 01, 02, 03, 04 номерларын да җыеп булачак.


Кәрәзле телефоннардан да шулай ук өч урынлы санны җыябыз. Әмма әле хәзергә мондый мөмкинлектән “Мегафон“, “Вымпелком“ кәрәзле элемтәсен кулланучылар гына файдалана ала. Әмма якын киләчәктә башка операторларда булучылар да ашыгыч хезмәтләр номерларын яңача җыя алачаклар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International