Кадыбаш авыл җирлегендә гражданнар җыены.

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

   

     Кадыбаш авыл җирлегендә гражданнар җыены 5 гыйнварда узды.  Җыелышның көн тәртибе белән җирлек бшлыгы Рамазанов И.Г. таныштырды. Отчет докладында 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясалды. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды.         

    Очрашуда катнашкан район Башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов  район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2014 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногманов Рафил Габтрафик улы катнашты һәм чыгыш ясады.

Ул Республика сәясәте, икътисады белән таныштырды. Террорга, җинаятьчелеккә  каршы көрәш хакында сүз алып алып барды. Халыкны уяу булырга өндәде.

      Авылның имам-хатыйбы Рәҗәп хәзрәт авыл халкына файдалы тәкъдимнәрен кертте.

   Бу очрашуда халыкны район пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсе белгечләре кабул иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләрне ООО “Агро-Кама” ширкәте хезмәткәрләре аңлаттылар.


      Җыелыш тәмамланганнан соң авыл халкы  Кадыбаш Мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт  карады.

 

 

Совет оештыру бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International