Девятернә авыл җирлегендә гражданнар җыелышы.

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
    Девятернә авыл җирлегендәге җыелыш та кызыклы узды. Отчет докладында эшләнгән эшләрнең нәтиҗәле булуына басым ясалды. Авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Ф.М. авыл халкының җирлектәге хәлләргә битараф булмавын, актив катнашуын ассызыклап авылның тормыш-көнкүрешенә лаеклы өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен атады һәм аларга рәхмәт белдерде. Җыелышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногманов Рафил Габтрафик улы катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Республика сәясәтенә һәм  икътисадына кагылышлы  хәлләргә тукталды. Террорга, җинаятчелеккә  каршы көрәш хакында сүз алып алып барды, уяу булырга чакырды. Район Башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов  район күләмендәге яңалыклар белән таныштырды.
    Халыкны район пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсе белгечләре кабул иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
    Соңыннан Девятернә авылы мәдәният йорты үзешчәннәренең матур эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International