Мәдрәсә җирле эшмәкәр Сәхиповлар гаиләсенең акчасына төзелде. Шулай ук аны төзүдә авыл халкының да ярдәме зур булды.
Мәдрәсәне ачуда Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы Валерий Макаров, ТР мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, районның имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин, Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, район имамнары, авыл халкы һ.б. катнашты.
Тантаналы ачу вакытында Нияз хәзрәт Сабиров җыелганнарга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм Сәхиповларга, Ямурза авылы имамы Ильяс хәзрәт Сәхиповка рәхмәт хатлары тапшырды, мәдрәсә өчен уку китаплары бирде.
Ул үзенең чыгышында мәдрәсәгә яшьләрнең күбрәк йөрүен теләде. Гомәр-ибн-Хаттабның “ Әгәр сез үзегезнең киләчәгегезне күрәсегез килсә, яшьләргә игътибар итегез” дигән гыйбарәсен искә төшерде.
Мәдрәсәне ачу тантанасы Мәдәният йортында әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Мәҗлестә кунаклар чыгыш ясадылар, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр әйтте. Ямурза укучылары шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан Нияз хәзрәт Сабиров яңа мәчеттә вәгазь сөйләде һәм намаз уздырды.