Әйтик, шимбә көнне Контузла авылының Дубрава урамындагы бер йортта янгын чыгып, йорт та, каралты-куралар да көлгә әйләнә. Янгын урынында мәет калдыклары та табылган. Алар йорт хуҗасы – 54 яшьлек М. Фазлыевныкы булуы ихтимал. Моны ачыклау өчен мәет калдыклары суд-медицина экспертизасына озатылган. Әлеге янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлыйлар.
Шул ук көнне Кадрәкнең Ленин урымнда да янгын чыга. Электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү нәтиҗәсендә чыккан янгын йорт эченә байтак кына зыян сала.