Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кәкре каенга терәттеләр
2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Әгерҗе полициясенең дежур бүлекчәсенә “Древпром“ финанс компаниясе тарафыннан алданган халыктан гаризалар керү көннән-көн арта. Бүгенгә әлеге компания бер меңнән артык әгерҗелене төп башына утырткан дигән сүзләр йөри. Узган ел яз айларында шәһәребезнең Гагарин урамындагы элекке “Бистро“ кафесының үзгәртеп корылган бинасында “Древпром“ оешмасының филиалы ачылды. Ә төп офислары Уфада урнашкан. Бу финанс компаниясе беренче көннәрдә үк халыкны банклардагы кредитларыгызны каплауда ярдәм итәбез дип кызыксындыра башлады. Шартлары да әллә нинди башваткыч түгел: кредит аласың да аның 20-25 процентын “Древпром“га тапшырасың, калганын үзең тотасың. Аннан соң кредитыңны әлеге компания каплап барачак, имеш.
Кем ничектер, шәхсән мин теге меңләгән халыкны алдаган “МММ“ компаниясеннән соң, күпме генә үгетләсәләр дә, мондый нәрсәләргә ышанмыйм. Әмма безнең халык бик тиз ышана шул. Беренче көннәрдән үк “Древпром“га да халык агыла башлады. Дөрестән дә, әлеге компаниягә беренчеләрдән булып кергән клиентлар оталар. Компания аларның банкларга бурычларын вакытында түләп бара. Бу турыдагы хәбәрләр чыбыксыз телефон аша кемнәргә генә килеп ирешми. Нәтиҗәдә, “Древпром“ клиентлары көннән-көн арта гына. Чынлыкта, бу гап-гади финанс пирамидасы булып чыга. Берничә айдан пирамида җимерелә башлый. Банкларга түләүләр туктый. Ә бу компаниягә ышанып кредит алган халык “муен“нан бурычы белән япа-ялгыз төп башына утырып кала.
Әгерҗедә яшәүче Динара да – бүген нәкъ менә шундый авыр хәлдә. Ул башта бернинди үгетләүләргә бирешми. Ә менә якын танышы компаниянең бик тә ышанычлы икәнен үз мисалында күрсәткәч, Динара да конторага килә. Банктан 40 мең һәм 200 мең сум кредит алып, “Древпром“ белән килешү төзи. Компания баштарак аның кредитын каплап бара. Ханымның шатлыгы эченә сыймый. Танышларын әлеге компаниягә килергә үгетли башлый. Үзе тагын бер кредит ала. Әмма... бер ай элек “Древпром“ банкларга өч кредит буенча да бурычларны түләүне туктата. Менә шунда яшь ханым кәкре каенга терәткәннәрен, бу компаниянең пирамида икәнен яхшы аңлый инде. Терсәк якын булса да тешләп булмый шул...
– Төн йокыларым качты инде. Бу хәлдән ничек чыгарга? Бу кадәр кредитны ничек вакытында түләп барырга? Башын ташка орсам да беркайдан ярдәм көтәр урыным юк. Безнең шундый хәлдә калуыбызда банкларның да гаебе бар дип саныйм. Ярый инде, без беркатлы булып ышанганбыз. Ләкин банклар клиентның кредит тарихын өйрәнеп, шулхәтле күп кредит бирергә тиеш түгел иде бит, – ди уфтанып Динара.
Хокук сагында торучылар бу турыда ни уйлый? Алардан сорашыйк әле.
– “Древпром“ Әгерҗедә филиал буларак ачылган иде. Ул закон нигезендә эшләде. Мондый компанияләрнең максаты күбрәк халыкны җәлеп итеп, тизрәк үз кесәләрен калынайту икәнлеген халык аңларга тиеш иде. Бушлай сырның тәбедә генә икәнлеге барыбызга да мәгълүм бит. Дөрес, мондый финанс компанияләрендә беренче клиентлар оталар. Әмма клиентлар арткан саен компаниянең займнарны каплап барырга мөмкинлеге җитми. Хәзер филиал ябылды. Без зыян күргән гражданнардан гаризалар кабул итәбез. Соңыннан карар кабул итәчәкбез.
Киләчәктә дә моның ише компанияләр карамагына капмас өчен алдан юристлар, банк хезмәткәрләре белән киңәшләшегез, – ди эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов.
Район прокуроры Сергей Парамонов та:
– Сергей Мавроди кебек шарлатаннар меңәрләгән халыкның акчасын үзләштереп, кәкре каенга терәткәннән соң да халыкның шундый ышанучан булуына аптырыйм. Бер сум биреп, кыска гына вакыт эчендә аны өч тәңкә итеп алып булмый ич инде. Мошенниклар кармагына эләгүдән сак булыгыз. Аларның тәмле телләренә алданмагыз, – ди кисәтеп.
Екатерина САМСОНОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз