Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Спорт күгендә – яңа йолдызлар
2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Сочида Олимпия уеннары гөрләгән көннәрдә Әгерҗедә дә ел спортчыларын билгеләү тантанасы уздыру иң мөһим, истәлекле вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен.
Лада Гульнева, Миләүшә Гыймранова, Алексей Маркитонов, Андрей Биянов, Татьяна Корнева – районыбыз тарихы битләренә соңгы елларда “Ел спортчысы“ исемен яулаган спортчылар буларак кереп калдылар инде. Ә быел бу лаеклы исемне алырга кемнәр дәгъва кылды соң? Менә алар: “Спутник“ командасы капкачысы Кирилл Булдаков, Кадыбаш мәктәбеннән физкультура буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, җиңел атлетика буенча район җыелма командасы әгъзасы Фәрһад Рәсүлев, кул сугышы буенча бик күп бәйгеләр җиңүчеләре Эрик Сергеев һәм Александра Синцова, көрәшче Диловар Наимов, кул көрәше буенча Европа чемпионы Ләйсән Гобәева, шушы ук спорт төре белән шөгыльләнүче Ләйсән Сабитова, фигуралы шуу остасы Гүзәл Хуҗахмәтова. Әлеге спортчылар бу исемне алуга барысы да лаек, әлбәттә. Чөнки алар – районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә матур җиңүләр яулап, район данын еракларда танытучылар. Без спортчыларыбыз арасында Татарстан, Россия, Европа чемпионнары булуга чын күңелдән горурланабыз һәм мәктәпне тәмамалагач та аларның спорттан аерылмауларын телибез.
Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәрһад Рәсүлев һәм 1нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Гүзәл Хуҗахмәтова “Ел спортчылары“ дип игълан ителүгә зал көчле алкышларга күмелде.
– Бу минутларда нинди хисләр кичерүебезне аңлатырга сүзләр табалмыйм. Кызыбыз Гүзәл, чынлап та, бик сәләтле. Шәһәрдә Боз сарае ачылганнан бирле 6 яшеннән фигуралы шууга йөри. Ул район чараларында гына түгел, республика ярышларында да катнаша һәм җиңүләр яулый. Фигуралы шуу буенча беренче разряд алуы да фәкать үзенең тырышлыгы аркасында гына, – ди Гүзәлнең әтисе Эдуард сөенече белән уртаклашып.
– Телевизордан фигуралы шуу ярышларының берсен дә калдырмый карап барам. Олимпиадада Россия спортчыларына көч бирәм. Бигрәк тә Евгений Плющенко, иң яшь катнашучы 16 яшьлек Юлия Липницкая өчен җан атам. Минем дә алар кебек фигуралы шуу остасы буласым килә. Ә Россиядә Олимпиада барган көннәрдә әлеге исемне яулавым гомергә онытылмаслык матур истәлек булып калачак. Ә минем уңышларымда, әлбәттә, тренер Александр Карнизовның өлеше зур, – ди Гүзәл.
Фәрһадне без кечкенәдән нәфис сүз остасы, уку алдынгысы дип беләбез. Соңгы елларда аның спорт белән “җенләнгәне“ беркемгә дә сер түгел. Ул – көрәшче, волейбол, баскетбол буенча мәктәп командасы капитаны, җиңел атлетика буенча районда да аңа тиңнәр юк. Ике ел рәттән физкультура буенча республика олимпиадасында призлы урын яулап та сөендерде ул. Быел бик җаваплы елы булса да, Фәрһад укуга да, спортка да өлгерә.
– Фәрһад – мәктәбебезнең йөзек кашы. Ике ел рәттән физкультура буенча республикада җиңү яулавы да аның спортны ничек яратуы турында сөйли. Аның үрнәгендә бик күп малайлар һәм кызлар сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар. Соңгы елларда күп кенә район бәйгеләрендә укучыларыбызның призлы урыннар алуларында Фәрһаднең йогынтысы зур булды. Аның “Ел спортчысы“ исемен яулавын ишеткәч, сөенечтән нишләргә белмәдек, – ди мәктәп директоры Фәния Рәшитова.
Әнә шулай, районыбызның спорт күгендә яңа йолдызлар кабынды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз