Үткән җомгада Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалында административ комиссия, вокзал җитәкчелеге, тимер юл полициясе, суд приставлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашында киңәшмә узды.
Урамда сәүдә итү тәртибен бозу очракларының дәвамлы булуы – Әгерҗе тимер юл узелының иң авырткан җире булып тора. Горький тимер юлының башка станцияләренең берсендә дә мондый хәл күзәтелми. Штрафка тарту да күпләрне куркытмый.
Ни эшләргә?- дигән сорау белән Тимер юл җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул ителде. Юл куркынычсызлыгы кысаларында территорияне киртәләп алырга, дигән язмача тәкъдим кертергә булдылар. Закон бозучылар белән очрашуда аларга тагын бер кат кисәтү ясалды, мәшгульлек үзәге белгечләре буш хезмәт урыннары белән таныштырдылар. Тик әлегә әле мәсьәлә һаман ачык кала бирә.