Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әфганчы якташларыбыз очрашты
2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Шимбә көнне район Мәдәният сарае әфганчыларның кочаклашып күрешүләреннән, моннан 25 ел элек тау-ташлар арасында башларыннан кичкәннәрен хәтердә яңартып сөйләшүләрдән гөрләп торды. Ә әфганчы ирләре тыныч тормышта вакытсыз арабыздан киткән тол хатыннарның моңсу күзләрендә яшь иде. Авыр сугышлардан исән кайтып, бергәләп балалар үстерер, оныклар сөяр чакта бик иртә китте шул 28 якташ әфганчы ир-егетебез.
Бу көнне мәдәният учагында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан бик җылы, матур очрашу узды. 2нче мәктәп кадетлары кунакларны керә-керешкә үк сәламләп каршы алдылар. Әгерҗе районы тарихы музее директоры Рәмзилә Шакирова редакциясендә әфганчы райондашларыбызга багышлап чыгарылган китап – чын сугышның эчендә булган ир-егетләребез өчен иң зур бүләк булгандыр. Аны бүләк итү белән һәрберсе дөньясын онытып китапка чумды.
Әфганчыларны, сәламләргә сәхнәгә район башлыгы Валерий Макаров, ТР Урман хуҗалыгының беренче урынбасары Харис Мусин, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе буенча бүлек начальнигы Илгиз Галиев күтәрелделәр. Чит җирләрдә зур батырлыклар күрсәткән якташларыбызга бүләкләр тапшырылды. Мәрхүм әфганчыларның тол хатыннарын, туганнарын да сәхнәдә хөрмәтләделәр. Район мәдәният сарае каршындагы иҗат түгәрәкләрендә шөгыләләнүче биюче һәм җырлаучы балалар әфганчыларга бик матур концерт бүләк иттеләр.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз