Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган тантанада бер төркем яхшы укучы һәм актив яшүсмерләргә Россия граҗданины паспорты тапшырылды. Аларга бу мөһим документны Миграция хезмәте начальнигы Елена Шадрина һәм ТР Хәрби комиссариаты бүлекчәсе начальнигы Илгиз Галиев тапшырдылар.