Котлыйбыз!

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Узган атнада Әлмәттә М.Җәлил истәлегенә 51нче тапкыр татарча көрәш бәйгесе булды.

Әлеге зур бәйгедә республика районнарыннан килгән 400гә якын көрәшче бил алышты. Бу юлы да әлмәтлеләргә тиңнәр булмады.

Бәйгене ачу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов көрәшчеләр, тренерлар белән бергә 2013 елда аеруча зур уңышларга ирешкән спорт журналистларын да бүләкләде. Алар арасында “Әгерҗе хәбәрләре“ журналисты Миләүшә Ягъфәрова да бар. Котлыйбыз!  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International