Әгерҗеләргә Европа беренчелегенә юл ачык

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Танылган тренерлар Руслан Закиров, Сирень Галиуллин шәкертләре Екатеринбургта кул көрәше буенча узган Россия Чемпионатыннан медальләр яулап кайттылар.

Кул көрәше бәйгесендә 16 яшькә кадәргеләр арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ләйсәнә Сабитова, Денис Әнвәров – беренче урында. Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева да сынатмады. Ул пьдесталның икенче баскычына күтәрелде. Ә Тирсә егете Рафис Мифтахов дүртенче урын алды.
18 яшькә кадәргеләр арасында Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина, беренчелекне яулап, май ахырында Әзербайжанда узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы алды. Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев исә бу юлы дүртенче урынга калды.

21 яшькә кадәргеләр арасында сынашып пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән Габриелян Жирайр да Европа беренчелегенә узачак ярышларга барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International