Әгерҗе районының Зуево авылында Мерзлякова Галина Иван кызы узенең 90-яшлек олы юбилеен каршы алды. Ул Зуево авылында усеп, урта мәктәбен тәмамлаган. Сугыш вакытларында Әгерҗе районының Красный Бор авылында тегүче булып эшләгән, военный формалар теккән.
Тормыш иптәше белән тату яшәп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Красный Бор җирлеге узидәрәсе советы рәисе Лазарев Анатолий Николай улы килүенә бик шатланды, авылның хәлләрен һәм яңалыкларын сораштырды. 2002 елда тормыш иптәше вафат була, ләкин үз диңгезен, үз авылын ташлап китмәде.
Феврал аенда Әгерҗе районы Биектау авылында Салисә Муллахмәт кызы 90 яшлек юбилеен уздырды. Ул уз авылында легендар әби. 1949 елда Салисә апа Мәскәүдә Зур Театрда татар җырын беренче яңгыратучы булып тарихка кереп калган. 1967 елда - “Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелгән. 1973 елда – “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелгән. Салисә Муллахмәт кызын Кодаш җирле узидәрәсе советы рәисе Шакиров Фәнис Миңлефлүр улы, районнан килгән җитәкчекләр тэбрикләде, ә Биектау мәктәбе укучылары шигырлэр һәм биюләр белән котлады.
14 февралдә 2014 елда Изге Вәли көнендә Иске Чекалда авыл советында Әгерҗе районында РТ яңа гаилә барлыкка килде .Королев Михаил Павел улы һәм Асылбаева Арина Алексей кызы тууп ускән авылларында кавыштылар.Беренче гаиля документын иң олкән депутаты Королева Галина Александр кызы тапшырды.Чын күңелдән изге теләкләр яшләргә теләде.Культура хезмәткәрләре викторина оештырдылар.