Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән бу көннәрдә районыбыздагы балалар бакчаларында “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар“ исеме астында спорт чаралары узды.
Шәһәребезнең 9нчы бакчасында Дания Арманшина, Любовь Шушакова, Светлана Мельникова спорт бәйрәмен урта төркемдә йөрүче балалар белән үткәрделәр. Спорт формасындагы әти-әниләр һәм малайлар-кызларның биремнәрне үтәүгә әзер булулары күренеп тора: кәефләре күтәренке, төрле хәрәкәтләр ясап тәннәрен “җылыталар“.
– Сочида Олимпиада барган көннәрдә тәрбиячебез Любовь Шушакова балалар һәм әти-әниләр арасында спорт чарасы уздырачакларын әйткәч, бик теләп ризалаштым. Кызым Дарина да калышмас дип уйлыйм. Без биремнәрне үтәүгә әзер, – дип алдан ук үзен дә, кызын да ярышларга әзерләп куйды Ләйсән Галиева.
Бәйрәмгә килгән Куян белән Баканың ярышуын күзәткән балалар бернинди спорт төре белән шөгыләләнмәүче, хәтта иртән физкультура ясарга да иренүче Куянга: