Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Очып кайтыр идем...
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Гомер юлы Варкләд-Бодьяда узган, бүген язмыш җиле Алабуганың картлар һәм инвалидлар йорты-интернатына китергән Дарья апай АЛЕКСАНДРОВА “Канатларым булса, очып кайтыр идем“ дигән җыр юлларын сузганда, аның белән очрашуга килгән авылдашларының күзләре яшьләнде.
Варкләд-Бодья клубында бу көнне Дарья апайның туган авылына кайтуы хөрмәтенә очрашу кичәсе оештырылган иде.
– Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикада “Туган як“ дип аталган акция старт алды. Аның кысаларында Дарья апай кебек гомерләре хезмәттә үткән, бүгенге көндә Картлар йортларында һәм интернатларда яшәүче тыл ветераннарын туган төбәкләренә якташлары белән очрашуларга алып кайтабыз. Мамадыш, Яшел Үзән, Алабуга районнарында мондый очрашуларда булган идек инде. Бүген менә сезгә кунакка килдек, – диде картлар йорты психологы Фәния Фаршатова.
Дарья апай тугызынчы дистәсен ваклаган инде. Ул гомере буе колхозда хезмәт куйган.
– Ир-атлар да башкара алмастай иң авыр эшкә тотынудан да куркып тормадың бит син. Синең белән бергә урман да кистек, кырда иген дә урдык, сыер да саудык, – дип хатирәләргә бирелеп алды чордашы Николай. Ул еллардагы күп кенә өлкәннәребезгә хас булганча, гаилә бәхетен дә татый алмый кала Дарья апай: аның өчен иң беренче урында туган колхозын аякка бастыру була.
– Эш көне тәмамлангач та өенә кайтып китми иде ул. Лаеклы ялга чыккач та бик озак еллар эшләде әле. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерү аның канына сеңгән, – дип дәвам итте Николай агай. Яше олыгая башлагач, Картлар йортына китәргә карар кыла Дарья апай. 2006 елда аны үзебезнең райондагы Балтач картлар йортына урнаштыралар. Ул ябылгач – Алабугага. Бераз алга китеп, шунысын әйтү урынлы булыр: әлеге очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова:
– Үзебездәге картлар йорты ябылып, андагы өлкәннәрне башка урыннарга озатканда, алар өчен бик борчылган идек. Алабугага барып, өлкәннәребезнең анда ничек яшәүләрен үз күзләребез белән күргәннән соң тынычландык. Чөнки әлеге Картлар йортында яшәр өчен шартлар бик яхшы, – дигән сүзләр белән Алабуга картлар йорты-интернат җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Көчек авыл җирлеге Советы алар исеменә Рәхмәт хаты да әзерләгән иде.
Хәзерге көндә Варкләд-Бодьяда Дарья апайның бертуган сеңлесе Екатерина гаиләсе белән яши. Дарья апайның туган авылы буйлап сәяхәте нәкъ менә әлеге йорттан башланды. Мул табын әзерләп көтәләр иде аны туганнары. Катя апай туганының аягына үзе бәйләгән оекбашларны кидергәч, аяклары гына түгел, күңеле дә җылынып киткәндер Дарья апайның.
– Ә гомер кичергән йортының ишегалдына килеп кергәч, күзләре яшь белән тулды Дарья апайның. Ишегалды буйлап йөри-йөри елады, – диде Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов.
Авылдашлары да бик сагынган өлкән якташларын, шуңа очрашуга клуб тутырып килгәннәр иде. Аларның һәрберсе Дарья апай белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Авыл үзешчәннәре берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк иттеләр. Интернатта яшәүчеләр үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр: алар тамашачыларга “Очрашу“ дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләрнең язмышын тасвирлаучы әлеге үзәк өзгеч күренеш балалары булып та картлык көннәрен интернатта уздырырга мәҗбүр булган өлкәннәрнең ачы сагышын чагылдырды. Ананың еллар буе улын көтүен, улы килгәннән соң кочагына сарылуын күз яшьләрсез генә карау мөмкин булмады. Әйе, ананың уч кадәрле генә йөрәгенә никадәр сабырлык, мәрхәмәтлелек, наз сыя. Тик балалар гына шушы сыйфатларга ия ананы үз яннарына сыйдыра алмый шул кайчак...
Ә Дарья апай бу очрашудан бик канәгать булып китте. Мул табын артында дәвам иткән кичә аңа яшәү көче өстәгәндер. Авылдашлары, туганнары биргән күчтәнәчләр белән бергә туган җир, туган нигезенең җылысын да алып киткәндер ул. Әнә шул җылылык йөрәген җылытып торсын, алай гына да түгел, туган төбәгенә кабат-кабат алып кайтсын иде аны.
Дания АБЗАЛИЕВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз