Бурычың булса, газсыз каласың

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен ике айлык әҗәте булган кешеләрнең йортындагы газын өзәчәкләр.

Элегрәк бу чара дүрт айлык әҗәте җыелганнарга карата гына кулланыла иде. Бурычлы кешене җылылыктан колак кагачагы турында алдан кисәтү вакыты да үзгәрә. Элегрәк санкция кулланылачагы турындагы хәбәр әҗәтле кешегә кырык тәүлек эчендә җиткерелсә, яңа кагыйдәләр буенча аңа бу хакта егерме тәүлек эчендә хәбәр ителәчәк.

Сүз уңаеннан: бүгенге көнгә Әгерҗе районы халкының газ өчен бурычы 5 миллион 265 мең сумга җиткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International