Ун елдан артык ташландык хәлдә буш торганнан соң шәһәребездәге элекке “Авангард“ кинотеатры бинасы ишекләрен ачты. Биредә хәзер – “Авангард“ Яшьләр үзәге. Районыбыз яшьләрен бу тантаналы вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.