Җирле тоташтыруларга бәяләр уртача 5-5,5% артачак. Тарифлар җирле телефон челтәрләренә керү өчен 10%ка кимиячәк, дип белдерә республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Операторлар үз ирекләре белән тарифлар куя алачаклар, ләкин ул федераль органнар куйганнан артык булырга тиеш түгел, дип өстәделәр биредә.