Әгерҗе районында “Ел укытучысы” конкурсы узды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

4нче мәктәптә  “Ел укытучысы” конкурсының финал туры булды. Катнашучы 56 педагогтан 10сы финалга чыкты. Эксперт төркеме хөкеменә алар бу көнне ачык дәресләр, үз эшчәнлекләре хакында буклетлар, мәктәп балаларының сәламәтлеген саклау турында телдән мөрәҗәгатьләрен тәкъдим иттеләр.


1 урынга – 1нче мәктәп-гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Закирова, 2 урынга – 3нче мәктәпнең география укытучысы – Наталья Кудрявцева, 3 урынга – Азёво мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Мерзлякова чыкты. Актанышта булачак зона ярышларында алар безнең район данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International