Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Һәр тәрбияченең – үз юлы
2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Инде хәбәр иткәнебезчә, быелның 1 январеннан Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керә башлый. “2014 ел тәрбиячесе“ бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары яңача шартларда эшләргә әзер булуларын расларга омтылдылар.
Бәйгенең сайлап алу турында комиссия карамагына 14 педагог үз эшчәнлеген яктыртучы портфолио юллаган булса да, алдагы турга аларның нибары бишесе генә узган. Менә алар – Надежда Ермакова һәм Эльвира Савельева (8нче бакча), Раушания Халикова (9нчы бакча), Резидә Галимәрданова (3нче бакча), Лениза Батырова (6нчы бакча). Район турында катнашучылар арасында авыл балалар бакчаларында эшләүчеләрнең булмавы йөрәкне бераз чеметеп алды, әлбәттә. Тик бу авыл бакчаларында начаррак эшлиләр дигән сүз түгел бит. Авыл җирендә дә үз эшләрен башкаларга үрнәк булырдай итеп алып баручы тәрбиячеләр барлыгын яхшы беләбез. Шуңа алдагы елларда мондый бәйгеләрдә аларны да күрәсе иде.
Ә менә быелгы бәйгедә татар теле тәрбиячеләренең дә катнашуы, киресенчә, йөрәккә сары май булып ятты. Бәйге узган 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә малай-кызларның татар теле тәрбиячеләре Лениза Батырова һәм Резидә Галимәрданованың сорауларына матур итеп татарча җавап бирүләре, ана телебездә җырлаулары, биюләре, шигырьләр сөйләүләре бу юнәлештә педагогларның сизелерлек уңышларга ирешүен ачык күрсәтте.
Ә бәйгегә килгәндә, аның беренче этабында педагоглар үз эшчәнлекләрен презентацияләргә тиешләр иде. Аларның һәркайсының чыгышында “Минем һөнәрем – иң яхшысы“, “Мин – чын педагог“, “Мин тәрбияче булуым белән горурланам“ кебек фикерләр кызыл җеп булып үрелеп барды. Ә менә “Иҗади марафон“ дип аталган икенче этапта алар занятиеләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тәрбияче апалары белән бергәләп сабыйлар математик биремнәр дә чиштеләр, җырладылар, музыкаль инструментларда да уйнадылар, әниләре, гаиләләре турында
да сөйләделәр, хәтта Акбайның туган көнендә дә булдылар.
“Без бу ярышта һәр тәрбияченең – үз йөзе, үз юлы, үз методикасы барлыгына тагын бер кат инандык. Шуңа укыту-тәрбия бирүнең яңа, заманча стандартларына күчү сезнең өчен авыр булмас дип ышанабыз. Яңача эшләүдә сез әйдәп баручылар булырга тиеш“, – дигән теләкләрен җиткерде бәйгегә нәтиҗә ясаганда район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Тик бәйге җиңүчеләрсез булмый. Ике тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыючылар билгеләнде. “2014 ел тәрбиячесе” бәйгесенең район туры җиңүчесе булып Лениза Батырова калды. II урынга Эльвира Савельева лаек булды. IIIдә – Надежда Ермакова. Призерлар райныбызны март аенда Чаллыда узачак зона ярышларында тәкъдим итәчәк. “Бәйгенең зона, аннан республика турларында җиңүчеләр арасында районыбыз тәрбиячеләрен күрәсе иде. Моның өчен потенциал җитәрлек. Бүгенге бәйге моны ачык күрсәтте“, – диде район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Роман Альчиков. Аның бу сүзләре – уртак теләгебез.
Дания АБЗАЛИЕВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз