2011 нче елдан ТРна туры чит ил инвестицияләренең күләме якынча 6 тапкырга арткан

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

2013 нче елда Татарстанга чит ил инвестицияләренең күләме 893 млн. доллар булган.


2011 нче елдан ТРна җәлеп ителгән туры чит ил инвестицияләренең күләме якынча 6 тапкырга арткан. Бу хакта бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов агентлык коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Чара 2013 нче елда эшчәнлек нәтиҗәсенә һәм агымдагы елга бурычларга багышланды.


Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Линар Якупов хәбәр иткәнчә, республикага җәлеп ителгән чит ил инвестицияләренең күләме 3 елда сизелерлек үсмәгән. 2011 нче елда күрсәткеч 856 млн. доллар булган, 2013 нче елда - 893 млн. доллар. Шул ук вакытта өч ел элек туры чит ил инвестицияләренең өлеше 11 процент кына булса (100 млн. доллардан кимрәк), 2013 нче ел нәтиҗәсе буенча – якынча 600 млн. доллар.


Муниципаль районнар арасында Алабуга районына иң күп чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән, анда “Алабуга” МИЗ төп инвестицион драйвер булып тора. 2013 нче ел нәтиҗәсе буенча районның өлеше 83 проценттан арткан.


Үткән ел нәтиҗәсе буенча, Татарстанга инвестицияләр күләме буенча лидер илләр өчлегенә Төркия, Германия һәм АКШ кергән. 2013 нче елда химия сәнәгате, резин һәм пластмасса эшләнмәләр производствосы, шулай ук агач эшкәртү кебек икътисади эшчәнлек төрләре инвесторларны кызыксындырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International