“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 429 көн калып бара. Шушы вакыт эчендә без язмышы әлеге дәһшәтле еллар белән бәйле һәр райондашыбызны барлап өлгерергә тиеш“, – ди район башлыгы Валерий Макаров.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу буенча чаралар узган ел ук старт алды. Бездә дә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде һәм бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарылды.
Узган атнада әлеге комитетның киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәгә кадәр Валерий Макаров, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Әгерҗе урманчылыгы баш урманчысы Афанасий Данилов, шәһәребезнең Калинин урамында сугыш ветераннары өчен төзелгән йортта булып, сугыш ветеранының тол хатыны Асия Арукаеваның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныштылар, бәйрәм бүләкләре ташырдылар.
Утыз елдан соң – фатир
– Картлык көннәрем шундый рәхәттә үтәр дип кем уйлаган?! Безгә мондый бүләк ясаган җитәкчеләргә рәхмәт, – дигән сүзләр белән каршы алды кунакларны Асия апа. Аның бу фатирда яшәвенә ике генә ел әле.
– Кыш көне дә җылы, рәхәт. Кибет тә, хастаханә дә якында гына булгач, бик уңайлы, – дип сөенеп туялмый тыл һәм хезмәт ветераны.
Тумышы белән Бетсемәс авылыннан ул. Бәхет эзләп Ижауга чыгып киткән кызны язмыш җилләре 1962 елда Әгерҗегә китерә. Сәбәбе җитди: фронттан кайткан Әгерҗе егете Фидаил белән гаилә коралар. Еллар үткәч, дус-тату гаиләне тулыландырып, уллары Рафаил, кызлары Эльмира дөньяга килә. Бүген Рафаиле гаиләсе белән Казанда яши. Ә менә Эльмирасы әнисенең төзәлмәс йөрәк ярасына әверелгән. Башта аның ире вафат булган, узган елның декабрендә мәрхәмәтсез авыру Эльмираның үзен дә мәңгелеккә алып киткән.
– Әле ярый, нәсел дәвамчылары булып ике оныгым калды, – ди Асия апа. Җәмәгате Фидаилнең бакыйлыкка күчкәненә дә 33 ел инде.
– Вафатына 30 ел узгач, шундый яхшы фатир бирерләр дип кемнәр уйлаган?! – ди ул күз яшьләре аша. Быел җәен 80 яшен тутыра Асия апа.
– Аллаһ сәламәтлегемне бирсә, туган көнемә йорт алдын чәчәкләргә күмәрмен. Башка елларда да йортыбыз каршына бик күп чәчәкләр утырта идем, – ди ул. Насыйп итсен Ходай.
Соңларга ярамый
Киңәшмә “Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү“ дигән исем астында “Авангард“ яшьләр үзәгендә үтте. Аның эшендә Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов та катнашты. Бүген районда 46 сугыш ветераны, 252 сугыш ветеранының тол хатыны, 868 тыл хезмәтчәне яши. Араларында ярдәмгә мохтаҗлары да бар. Нәкъ менә шундыйларның проблемаларын чишүне тизләтү максатыннан, узган ел республикада “Җиңү“ хәйрия акциясе старт алган иде.
– Әлеге акциягә кушылып, райондашларыбыз исәп-хисап счетына ун мең сумнан артык акча күчерделәр. Район халкы бер көнлек хезмәт хакын ветераннарыбызга ярдәм күрсәтүгә күчерү турындагы тәкъдимгә дә теләп кушылыр дип ышанам, – диде Валерий Макаров.
Узган ел “Яшә, урман“ Бөтенросиия акциясе кысаларында Әгерҗе вокзалы территориясендә Хәтер аллеясына да нигез салынды. – Яз җитүгә, агач үсентеләренең үсеп китү-китмәвен тикшерәчәкбез. Аллеяны карап, тәрбияләп тору – изге бурычыбыз, – дип ассызыклады район башлыгы.
Киңәшмәдә тагын бик күп чыгышлар тыңланды. Аларның һәрберсенең нигезендә, Исәнбай мәктәбе музее җитәкчесе Гүзәлия Зәйнуллина сүзләре белән әйтсәк: “Сугыш елларында халык күргән михнәтләр хакында үксеп елау – изге бурыч ул. Безнең иңрәп елауны киләчәк буыннар да ишетергә тиеш“ дигән фикер ярылып ята. Мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча баш белгече Елена Шушакова “Безнең уртак Җиңү“ Бөтенроссия акциясе кысаларында район мәктәпләре укучыларының сугыш ветераннары хакында 71 видеоматериал төшерелүен, шуларның 23енең Интернетта урын алуын хәбәр итте. Ветераннар белән очрашуларны яктырткан фото һәм видеоязмаларны һәр мәктәпнең сайтында да күрергә мөмкин бүген.
Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның чыгышында да игътибарга лаеклы бик күп фикер яңгырады.
– Авылыбыз мәчете имам-хатибы Мөхәммәтазат хәзрәт ярдәме белән җирлегебездә яшәүче сугыш чоры балаларының исемлеге төзелде. Аларның балачагын сугыш урлаган, күпчелегенең бер тапкыр да “әти“ сүзен әйткәннәре юк. Менә инде берничә ел рәттән шундый авылдашларны мул табын артына җыеп зурлыйбыз. Аларга бүләкләр таратабыз. Бу күчтәнәчләрне алар әтиләренеке кебек кабул итеп бик тә сөенәләр, – дип сөйләде ул. Бу үрнәктә башка авыл җирлекләрендә дә шундый чаралар уздырасы иде. Балачакларын сугыш урлаган апа-абыйлар авылларда да бик күп бит. Авыл җирлекләре башлыклары бу матур традицияне күтәреп алырлар дип өметләнәсе килә.
...Туган җиребезгә тагын язлар килде. Бөек Җиңү көненә дә озак калмый инде. Быел олуг бәйрәмнең 69 еллыгын билгеләп үтәбез. Ә аннан соң безне һәр көн 70 еллыкка якынайта барачак. Бөек Җиңүне каршы алу буенча куелган бурычларны үтисе, сугыш авырлыгын күргән һәр кешегә ихтирам күрсәтеп өлгерәсе иде. Ә соңларга ярамый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли: “Сугыш турында киләчәк буыннарга аны үз күзләре белән күргәннәр сөйләргә тиеш. Хакимиятнең вазифасы һәм безгә йөкләнгән бурыч әнә шуннан гыйбарәт“.
Дания АБЗАЛИЕВА.