Ихлас йөрәктән Сезне Язның иң күркәм бәйрәме – 8 Март көне белән тәбрик итәм!
Күңелләргә яңа дәрт, яңа хис, яңа көч өстәүче бу матур бәйрәм Сезгә яз кояшының җылы нурлары аша ныклы сәламәтлек, игелек - куанычлар, җан тынычлыгы бүләк итсен. Яз шатлыгы гөрләвектәй тулып ташсын. Гомерегез кояш кебек балкып узсын. Туар таңнарыгыз имин, күкләрегез аяз булсын. Көннәрегезнең бәхеттә, сөенечтә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә үтүен телим!
Зур ихтирам белән,
Валерий Макаров