Татарстанда авыл һәм шәһәр юлларын төзү һәм төзекләндерү программасына 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Илнур Гарипов брифингта муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингка анализ ясады.


Агымдагы елның 3 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Татарстан муниципаль районнары советларының хисап сессияләре узды. Алар хакында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсе башлыгы Илнур Гарипов сөйләде.


Аның әйтүенчә, район һәм шәһәр советларының сессияләрен 2006 нчы елдан бирле республика җитәкчелеге катнашында үткәрү традициягә әверелде. Илнур Гарипов сүзләренә караганда, быел 5 муниципаль берәмлекнең йомгаклау утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 муниципаль берәмлек советы сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан. 6 муниципаль берәмлектә утырыш Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, калган 21 районда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов һәм республиканың башка вице-премьерлары катнашында узган.


Илнур Гарипов сүзләренә караганда, 3 нче мартта ТР Хөкүмәте утырышында муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингка бәя бирелгән, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынган. Районнарга 2014 нче елда ирешергә тиешле индикаторлар билгеләнгән. Теге яки бу юнәлешләр буенча арта калган районнарга ярдәм итү җаваплылыгы профильле министрлык һәм ведомстволарга йөкләнгән.


Брифингта Илнур Гарипов 14 позициядән гыйбарәт булган югарыда телгә алынган рейтингка тукталды. Аның тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, балалар туу күрсәткечләре зур әһәмияткә ия. Узган елда республикада табигый үсеш күрсәткече 1 мең кешегә 2,7 не тәшкил иткән. 17 муниципаль район бу мәсьәләдә уңай динамикага ирешкән. Халыкның табигый үсеше күрсәткече буенча Яр Чаллы шәһәре – беренче урында (1 мең кешегә 4 не тәшкил итә), аннан Түбән Кама шәһәре килә.


Гомумән алганда, социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта лидер районнар сафында Казан шәһәрен, Әлмәт, Лаеш районнарын әйтеп узарга кирәк. Хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны Әлмәт яулаган: ул 31 мең сумнан артык. Эшсезлекне киметүгә ирешү буенча беренчелек – Лаеш районында. Җан башына өстәмә кыйммәт дәрәҗәсе буенча Әлмәт районы - алдынгы. Җан башына файдалануга кертелгән торак мәйданы буенча Тукай һәм Лаеш районнары беренче һәм икенче урыннарны яулаган. Төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме буенча да Лаеш, Әлмәт районнары – алгы сафларда. Салым һәм салымга кагылышлы булмаган керемнәре күләме, үзе җитештергән продукцияне чыгару күрсәткечләре буенча да Казан, Әлмәт, Лаеш районнары – алдынгы берәмлекләр рәтендә.


Илнур Гарипов билгеләп үткәнчә, 2013 нче елда тулаем төбәк продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 25 процентны тәшкил итә, 2015 нче елга аны 34 процентка җиткерү планлаштырыла. 2013 нче елгы нәтиҗәләр буенча, кече бизнес өлеше буенча Чистайга тиңнәр юк, 39,3 процент күрсәткече белән ул беренче урында, 4,7 процент күрсәткечкә ия Азнакай бу юнәлештә “кара исемлек”тә.


Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча рейтингта Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Кукмара районнары – алгы сафта. Сәламәтлек саклау тармагы буенча иң югары күрсәткечкә Кукмара районы ия.


Шуны билгеләп узарга кирәк: рейтингның күп кенә позицияләре буенча Балык Бистәсе, Чирмешән, Яңа Чишмә районнары лидерлардан күпкә калыша. Балык Бистәсенә килгәндә, Илнур Гарипов фикеренчә, урнашкан урыны, табигате буенча Балык Бистәсе кызыктырырлык район, моңа бәйле рәвештә, аның киләчәге уңышлы булыр, дип фаразлый ТР Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсе башлыгы. Районда хакимлек иткән проблемалар буенча сессиядә җентекле анализ үткәрелгән, кирәкле юнәлешләр буенча бурычлар билгеләнгән.


Илнур Гарипов искәртеп узганча, алдагы елларда узган сессия йомгаклары буенча, ТР Президенты авыл клублары төзелеше программасын тормышка ашыру карарын кабул иткән иде. Быел авыл һәм шәһәр юлларын төзү һәм төзекләндерү программасы эшләнеләчәк. Республика бюджетыннан бу максатларга 2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк, аның 1 млрд сумы Казан юлларын тәртипкә китерүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International