Татарстанда таксистларны үтерү җинаяте ачыкланган

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Кичә кулга алынган затлар бүген таксистларның гәүдәләрен яшергән урыннарны күрсәткән.

Казан шәһәренең Юдино бистәсендә тулы бер гаиләне үтерүдә шикләнелеп кулга алынган затларның башка җинаятьләргә, шулай ук 2013 нче елның 16 нчы декабрендә һәм 2014 нче елның 3 нче февралендә хәбәрсез югалган таксистлар Марат Атабаев һәм Дима Зыятдиновны үтерүгә катнашы булуы ачыкланган. Бүген кулга алынганнар Казанның Киров районында Беляев һәм Иске татар зыяраты янында Атабаев һәм Зыятдинов гәүдәләрен яшергән урыннарны күрсәттеләр, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Юдино бистәсендәге тулы бер гаиләгә һөҗүм итү факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Билгеле булганча, әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше, шул исәптән, 16 яшьлек яшүсмер үтерелгән.

Искәртеп үтәбез, дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында, кичә, 12 нче март көнне, җинаять кылуда 16 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге Татарстанда яшәүче дүрт кеше тоткарланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International