Татарстанда терлекчелек өлкәсендә ике айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТРның агробизнес өлкәсендә кадрларны яңабаштан әзерләү институты базасында республика киңәшмәсе булды.


Бүген Татарстанның агробизнес өлкәсендә кадрларны яңабаштан әзерләү институты базасында республика киңәшмәсе узды, анда терлекчелек өлкәсендә 2 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


Чарага районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм сөт производствосында проблемалары булган 80нән артык хуҗалык җитәкчеләре чакырылган.


Төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ит производствосы үсеше 2 процент тәшкил иткән. Производство күләменең артуы дуңгыз һәм кош ите хисабына булган. Сөт производствосы буенча үткән елгы күрсәткечләрдән артта калу 3 процент тәшкил итә.


Н.Хаҗипов мәгълүматы буенча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Саба һәм Кайбыч районнары – тотрыклы районнар. Әгерҗе, Әлки, Яшел Үзән, Кукмара, Чистай һәм Кайбыч районнарында производство үсеше (2013 нче ел белән чагыштырганда) 7,4-21 т тәшкил итә. 2013 нче ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк күрсәткеч белән эшләүче районнар да бар.

Киңәшмәне тәмамланганда, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, терлекчелектә кешелек факторы – хуҗалык җитәкчесенең роле бик зур, ул кайчак хәлиткеч булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International