“IT-чемпион“га старт бирелде

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
“IT-чемпион“ республика бәйгесенә икенче тапкыр старт бирелде.

Узган ел бәйгедә 253 мең укучы катнашкан булса, шуларның 500гә якыны планшет белән бүләкләнде. Укучылар портал аша 320 мең кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Нәтиҗәдә, ай саен күрсәтелә торган электрон хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. Быел исә җиңүчеләргә ноутбуклар биреләчәк. Шулай ук укучыларны гына түгел, иң актив мәктәпләрне дә бүләкләргә җыеналар. Аларны мобиль сыйныфлар көтә. Ә иң актив районнар интерактив тактага ия булачак.

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр “шәхси кабинетлары“на 15 марттан керә ала.

Сүз уңаеннан: узган ел безнең районнан “IT-чемпион“ бәйгесендә катнашып, 10 укучы планшет белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International