Фәрит Мөхәммәтшин Кырымдагы вәзгыять турында: “Татарстанлылар читтә калмады”

2014 елның 14 марты, җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Украинадагы хәлләрне шәрехләде.


ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында Украинадагы хәллләрне шәрехләде.


Татарстан парламенты җитәкчесе, ТР ДС чираттан тыш утырышка җыелды, анда Кырым республикасы халкына мөрәҗәгать кабул ителде, дип белдерде. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент делегациясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманннары Диния нәзарәте вәкилләре Кырымда булуын искәртте.


“Безнең республика бу гамәле аша тагын бер тапкыр РФнең җитди субъекты булуын күрсәтте. Без бу процессларда Татарстан һәм, гомумән, РФ мәнфәгатьләрен белдереп катнашабыз”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.


“Моны сәяси партияләрнең күп санлы вәкилләре катнашында узыдырылган митинг та күрсәтте. Украинада тынычлык килешү турында кайгырту сәяси оппонентларны, төрле милләт һәм төрле яшьтәгеләрне менә кайда берләштерде. Бу митинг татарстанлыларның читтә калмавын күрсәтте”, - диде Татарстан ДС спикеры.


Ф.Мөхәммәтшин фикеренә караганда, ТРның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кырым татарлары белән сөйләшүләре, безнең республиканың һәм аның лидерларының роле һәм йогынтысы җитди булуын күрсәтте.


“Менә шулай итеп, 90 нчы елларда ТР да үткәрелгән референдум һәм федераль үзәк белән имзаланган ике килешү актуальлек ала. Кырым хакимияте, Хөкүмәт, федераль үзәк белән төрле мәсьәләләр, шулай ук авыр сынаулар узган кырымтатар халкын яклау буенча шундый килешү имзаларга ниятләвен белдерде”, - дип ассызыклады ТР ДС Рәисе.


“Менә шундый чор кичерәбез, 16 сы референдум булуын көтәбез. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын иде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International