Бу хакта Югары советның референдумны оештыру буенче комиссиясе башлыгы Михаил Малышев хәбәр итте.
Референдумда Кырым халкының 96,6 проценты Россия белән кушылу өчен тавыш бирде. Бу хакта “Крым” ДТРК эфирында Югары советның референдумны оештыру буенче комиссиясе башлыгы Михаил Малышев хәбәр итте.
Телеканал мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгән.
Бу мәгълүматлар Севастопольны исәпкә алмыйча китерелә, дип ачыклык кертә “Крыминформ” агентлыгы.