Кырымга ярдәм итәргә кирәк – Казан мэры

2014 елның 18 марты, сишәмбе

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә И.Метшин шул хакта игълан итте.


Казан мэриясе, шәһәр Башкарма комитеты бер көнлек хезмәт хакын җыеп, Кырым халкына ярдәмгә  күчерә.


Бүген Казан каласы җитәкчелегенең традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта игълан итте. Бу хәйрия эшенә кушылып, игелекле гамәлдә өлеш кертергә шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләрен, бизнесменнарны да чакырды. Кирәк булганда, илебездә берләшеп ярдәмләшү гадәте бар, Кырымга безнең ярдәм кулы бик кирәк – без моны йөрәк белән тоярга тиеш, игелекле эш онытылмый ул, диде мэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International