Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Мал чалуның ние бар дисәк тә
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Авыл кешесе соңгы елларда абзар тутырып мал асрап, аны суеп сатып азмы-күпме керем ала башлаган иде. 1 майдан ит җитештерүчеләргә карата кертелгән таләпләр бик
күпләрне сагайтырга мәҗбүр итте.
Авылларда эшсезлек – бик күпләрнең үзәгенә үткән проблема. Ә бит эш юк дип өйдә кул кушырып кына да утырып булмый. Энергияң ташып торганда, көч-егәрең булганда нигә әле рәхәтләнеп мал асрамаска дип күпләр әлеге кәсепкә кереп киттеләр. Хәзер һәр икенче йортның ишегалдысында җир эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү өчен техника бар. Мал эзләп чыгасы да юк, капка төбенә китереп бирәләр, итне дә кая озатыйм дигән проблема борчымый, телефоннан шалтыратуга килеп тә җитәләр. Дөрес, соңгы вакытта итнең бәясе түбән тәгәрәде. Шулай да акча бик кирәк булганда бәясенә карап тормыйсың инде.
Әмма күпләп мал асраучылар өчен бер проблема калкып чыкты бит әле. 1 майдан сатыласы терлекне үз йортыңның ишегалдында чалу тыелачак. Мал чалу аерым бер урында гына башкарылачак, диләр. Әле аның торак пункттан 300 метр читтә урнашкан булуы да шарт.
– Моңа кадәр мондый кәсеп белән шөгыльләнүчеләрнең итләренә лаборатор ветеринар-санитар экспертиза уздырып, сатуга рөхсәт бирелә иде. Ә хәзер эшләр бераз катлаулана, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Халиков.
Терлек чалу өчен махсус урын булдыру – бүген көн таләбе. Әмма андый урыннарны һәр фермер булдыра алмый бит инде. Бу очракта нишләргә?
– Ит җитештерүчеләр терлекләрен Әгерҗе ит комбинатына алып килеп чалырга мәҗбүр булачак. Мал чалу ветеринария табибы күзәтүендә генә башкарылырга тиеш. Шундый махсус урынны хәләл ит өчен тиздән Ямурза эшмәкәре Илшат Сәхипов та төзиячәк. Бәлки тагын теләк белдерүчеләр табылыр. Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын гына булдыру җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат та алу таләп ителә. Әле итне махсус машиналарда гына күчерергә ярый. Мал чалу урыны бөтен таләпләргә туры китереп җиһазландырылырга тиеш, – ди баш ветеринар.
Бу таләпләр мөгезле эре терлекләр өчен генә түгел, ә сатуга куелачак теләсә кайсы ит продукциясенә, хәтта сатарга җыенган каз-үрдәккә дә кагыла. Ә ни өчен махсус урын булдыру турында карар кабул ителгән соң?
– Бу, беренче чиратта, ветеринария-санитария таләпләрен үтәтү өчен кертелде. Малның каны теләсә кая агарга, калдыклары да исраф булырга мөмкин. Ә бу төрле авырулар китереп чыгара. Шуңа күрә аларны җыеп, махсус эшкәртү урыннарына тапшырырга кирәк, – ди Илгизәр Халиков.
Ә терлек асраучылар бу турыда үзләре ни уйлыйлар:
– Исәнбайдан тикле Әгерҗегә кадәр мал чалырга йөрүне хәтта күз алдына да китермим. Мин генә түгел, мал сату белән шөгыльләнүче бик күпләр бу карарга теш-тырнаклары белән каршы. Ә хайван чирләп киткән очракта нишләргә? Аны карап торып үтерергә мәҗбүр булачакбыз бит. Бердәнбер акча эшләү юлы иде мал асрап сату. Хәзер авыл кешесен шуннан да мәхрүм итәргә җыеналар микәнни? – дип борчылуын белдерде Исәнбайдан Эрнест Ганиев.
Менә шулай, җәмәгать, һәр яңалыкны бик авырдан кабул итәбез. Әмма яңадан күнегәбез. Нишлисең, монысына да күнегергә туры киләчәк инде.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз