Әгерҗе районында “Агрохимсервис” предприятиеләренең республика семинары узды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

“Нәҗәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә “Язгы кыр эшләренә әзерлек. Терлекләрне кышлатуның торышы” дигән темага республика семинары булып узды.

 

Семинарга  республикадагы  барлык “Агрохимсервис” предприятиеләренең белгечләре җыелды. Алар язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеген карадылар һәм яхшы бәя бирделәр. Амбарларның әзерлеге шулай  ук канәгатьләнерлек. Орлыклар да яхшы сыйфатлы һәм җитәрлек. Ашламалар нормадан чыгып әзерләнгән. Семинарда катнашучылар шулай ук “Нәҗәр” ААҖ фермасында  да булдылар. Биредә аларга сөт- товар комплексы эшчәнлеге күрсәтелде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International