Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Вакытында күренсәң, дәвалап була
2014 елның 25 марты, сишәмбе
Туберкулез – төрле микробактерийлар китереп чыгаручы йогышлы авыру. Электән аны чахотка дип тә атап йөрткәннәр. Туберкулез нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә поликлиника фтизиатры Елена ӘХМӘТҖАНОВА белән шул турыда әңгәмә кордык.
–
Елена Александровна, сез – районыбызда эшли башлаган яшь табибә. Газета укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Мин – тумышым белән Мари иленнән, Әгерҗегә кияүгә чыктым. Белгечлегем буенча Киров медакадемиясен тәмамладым, аннан Казанда интернатурада укыдым. Биредә фтизиатр булып эшләвемә ике ел гына әле.
–
Безнең районда туберкулез белән авыручылар күпме?
– Безнең кабинетта 52 кеше исәптә тора, шуларның берсе – бала. Быел 9 авыруны исәпкә куйдык. Гомумән, ел саен әлеге авыру белән 20-22 кеше исәпкә куела, шуның кадәр үк диярлек исәптән төшерелә. Авыручыларның күпчелеге – ике һәм аннан да күбрәк ел флюорография узмаучылар. Вакытында тикшеренгән булсалар, авыруны башлангыч стадиясендә үк дәвалау күпкә җиңелрәк булыр иде, югыйсә. Флюорографияне ел саен узарга кирәклеге турында һәрдаим сөйләп, аңлатып торсак та, ни кызганыч, күпләр бу чарага “бармак аша“ гына карый шул һәм бик нык ялгыша.
–
“Ялгыша“ дигән сүзгә юкка гына басым ясамыйсыздыр...
– Әлбәттә. Әлеге дә баягы 52 кеше арасыннан 8 кеше туберкулез буенча инвалидлык алдылар. Өч авыру дөнья куйды. Дөрес, туберкулездан дәвалау курсы бик озак дәвам итә һәм бик катлаулы. Препаратларны кимендә өч ай кабул итәргә кирәк. Дәвалану курсын сабырлык белән тиешенчә узганда тулысынча савыгу ихтималы зур. Туберкулез таякчыклары, нигездә, үпкәне зарарлыйлар. Әмма сөякләр, бөер, күз, җенси органнар, умырткалыкка зыян китергән очраклар да бар. Туберкулез белән авыручының башкаларга да йоктыру куркынычы булганда без пациентларны дәваланырга Түбән Камага җибәрәбез. Авыру яшәгән урында дезинфекция чаралары уздырабыз, аның белән бәйләнештә булучыларга химиопрофилактик чаралар билгелибез.
– Авыруның беренче билгеләре нидән гыйбарәт?
– Башлангыч стадиядә кеше туберкулез йоктырганын сизмәскә дә мөмкин. Беренче билгеләре – кеше ябыга, тиз арый, хәле булмый, бик нык тирли, аппетиты югала, йөткерә башлый. Температурасы 37 градустан төшми. Әгәр үзегездә шундый билгеләр сизәсез икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бу авыру иммунитетлары зәгыйфь булганнар өчен аеруча куркыныч. Шулай ук начар туклану, торак-көнкүреш шартларының начар булуы, шикәр чире, яман шеш белән авыру, ВИЧ-инфекцияле булу да туберкулезга китерергә мөмкин. Тик “бу авыру белән тормыш-көнкүреш шартлары начар яисә хроник авырулары булганнар гына авырый икән“ дип уйламагыз. Күп еллар Әгерҗедә бомжлыкта йөргән мәрхүм Дамирны районда белмәгән кеше сирәктер. Халыктан бик күп жалоба булганлыктан, табиблар аны флюорография узарга мәҗбүр иттеләр. Нәтиҗәдә, Дамирда әлеге авыру юклыгы ачыкланды. Ә менә икенче бер бомжны тикшергәннән соң, аны Түбән Камага дәваланырга җибәрергә туры килде. Ул, тулы дәвалану курсы узып, савыгып кайтты. Хәзер һәр алты ай саен чиста-пөхтә киенеп, кырынып, флюорография узарга килә.
– Туберкулезга каршы иң мөһим профилактик чаралар нидән гыйбарәт?
– Иң беренчесе һәм иң әһәмиятлесе – сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү. Язын-көзен поливитаминнар эчү, санаторийларда дәвалану да бик файдалы. Кечкенә вакытта балага БСЖ вакцинасын куйдыру бик мөһим. Мәктәп укучыларына Манту ясатуга да бик җитди карарга кирәк. Һәм әлеге дә баягы – ел саен флюорография узу. Безнең поликлиникага республика районнарында беренчеләрдән булып цифрлы флюограф урнаштырылды. Бүгенге көндә снимокларны махсус белгеч-рентгенолог “укый“. Кыскасы, флюорография узу өчен Әгерҗедә бөтен шартлар тудырылган. Кирәк икән, белгечләр күчмә флюограф белән авылларга да чыгалар.
Быел диспансерлаштыру үтәргә тиешле райондашларга мөрәҗәгать итеп, “сәламәтлегегезне бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз“ димен. Чөнки флюорография – диспансерлаштыруның мөһим өлеше. Халык моңа “табиблар өчен кирәкле“ дип түгел, ә сәламәт булуыбыз өчен кирәкле чара дип карасын иде.
Дания Абзалиева.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз