Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Су дуласа, янгыннан куркыныч
2014 елның 25 марты, сишәмбе
Быел да Әгерҗенең көньяк, Иж-Бубый, Тирсә, Мордывый авылларының бер өлешенә су басу куркынычы яный.
Соңгы көннәрдә урамда чын яз хакимлек итә. Кар күзгә күренеп кими, гөрләвекләр ага. Шәһәрдә үз йортлары белән яшәүчеләр, авыл халкы язга аяк атлауга ук өй яннарын, каралты-кура тирәләрен кардан чистартып, су агарга канаулар ерып куйды.
Районда әзерлек ничек?
Яз җитүгә, күңелне бер сорау борчый: бу язда ташу булырмы-юкмы? Моны алдан фаразлап булмаса да, районда ташуга әзерлек башланды инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре Советларында да махсус комиссия, авария-коткару, эвакуация бригадалары булдырылган. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, шәһәр, Тирсә һәм Иж-Бубый мәктәпләре эвакуация пунктлары итеп билгеләнгән.
Авыл халкы уяу
Су дуласа, янгыннан куркыныч, диләр. Әнә, 2012 елда моның “тәмен“ үзебез дә татып карадык. Ул язда төнлә дә һава торышы җылы тору сәбәпле, ташу нык булды. Бигрәк тә Иж-Бубый халкы зур зыян күрде.
– Әйе, ул чакта ташу бик куркыныч булды шул. Ишегалдында да, урамда да көймәдә генә йөздек. Су идәнгә кадәр күтәрелде. Баздагы әйберләр йөзде инде... – дип искә ала Үзәк урамда яшәүче Гөлнур Хәмидуллина. Иж-Бубыйга килен булып төшкәнче язгы ташуның ни икәнен дә белмәгән Касай кызы хәзер ел саен ташуга алдан ук әзерлек чараларын күрә.
– Базга су кермәгән ел юк инде анысы. Менә быел да иртә яздан өй тирәсен кардан чистарттык, канаулар ердык, баздагы бәрәңгеләрне, банкаларны өскә күтәрдек. Ташу була калса, тавыкларны да печәнлеккә менгерәчәкбез. Хәзер төн йокысы качты инде безгә. Ә ташу килгәнен уяу булсаң сизеп була: маллар тынычсызлана, кычкырыша башлыйлар, челтер-челтер су ага. Менә шуннан башлана инде мәхшәр, – ди ул.
– Иж-Бубыйда иң куркыныч су ташу 1979, 1997, 2012 елларда булды. 1979 елны халык мунча, өй түбәләренә менде хәтта. Өй эчендә бөтен әйбер йөзде. Ташу беткәч, никадәр ләм чистартканны үзебез генә беләбез, – ди Набережная урамында яшәүче Елена Шәйхсолтанова. Бубый елгасына терәлеп диярлек торучы бу хуҗалык – ташудан иң беренче һәм иң нык зыян күрүче.
– Быел туң әллә ни юк, диләр. Көннәр кинәт җылытып җибәрмәсә, ташу зур зыян китермәс дип өметләнәбез. Елганы даими күзәтеп торалар. Боз киткәндә тыгылса һәм су нык күтәрелсә генә куркыныч булачак. Ә болай алдан күңелне төшермибез, – ди ул.
Авыл җирлеге Советы язгы ташуга көймәләр, резин итекләр әзерләп куйган инде. Ягулык-майлау материалларының да хәстәрен күрәчәкләр. Көймәләр җитмәсә, Әгерҗедән китертәчәкләр. Авыл халкына аңлату эшләрен алып баралар. Набережная, Ижевская, Үзәк, Татарстан урамнарындагы 70 хуҗалыкка бигрәк тә сак булырга киңәш итә авыл башлыгы Айдар Халиуллин.
Ә менә Мордывыйдагы ветеран хәбәрче, аксакал шагыйребез Чыңгыз ага Мусин быел язгы ташудан зыян күрмәбез дип ышана:
– Күз алдына китерәсезме, ташу булганда өй белән абзар арасы
нда салда йөзә идек. Маллар тирес өстендә генә тордылар. Җәй буе базны җилләтсәк тә кипми иде. Быел урамыбызга известь салдылар, шуңа ташу безне читләтеп үтәр дип ышанабыз, – ди ул.
Киңәшкә колак сал
• Язгы ташу була калса, төшенкелеккә бирелмәгез.
• Документлар, берничә көнлек азык запасы, даруларны алдан әзерләп куегыз.
• Баздагы әйберләрне өскә күтәрегез.
• Этләрне бәйдән ычкындырыгыз, малларны калку урынга күтәрегез.
• Өйдән чыкканда газ, электр җиһазларын сүндерегез.
Иң мөһиме, ташу вакытында аек акыл белән эш йөртегез.
Белешмә:
Әгәр сездә язгы ташу башланган икән, кичекмәстән 112, 24141 бердәм диспетчерлык телефоннарына шалтыратыгыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз