Татарстанда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнелә

2014 елның 28 марты, җомга

Оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын файдаланырга киңәш ителә.


Татарстанда 2014 нче елның 15 нче апреленнән алып 14 нче маена кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.


Чикләү ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә кертелә, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.


Хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл челтәрен саклау өчен, мәҗбүри һәм кирәкле чара.


Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә йөк ташу  траспортына авырлыкның чиген билгеле.


Оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын файдаланырга киңәш ителә. Кирәкле товарларны алдан, 15 нче апрельгә кадәр, чыгарырга кирәк.


Язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөк ташу рөхсәт ителә.


Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылачак.


Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 т кадәр), азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.


Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы билгеләнгән күләмнән зуррак булган барлык автотранспорт чаралары федераль закон нигезендә авыр йөкле дип исәпләнелә. Мондый транспортлар законда каралган махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Аны алганчы, әлеге транспорт салачак зыянны акчалата компенсацияләргә кирәк була.


Мондый рөхсәт кәгазьләрен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы бирә. Адреслары: Казан, Оренбург тракты, 5, телефоны: 8 (843) 533-37-97; Яр Чаллы, Казан проспекты, 72, телефоны: 8 (8552) 77-09-17 һәм 77-03-93; Әлмәт, Совет урамы, 184г, телефоны: 8 (8553) 32-01-58; Нурлат, Склад урамы, 2, телефон: 8 (84345) 2-93-26.


Юллардагы авырлык контроле пунктлары бер тәүлеккә бер пропуск бирә.


Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу, моның өчен физик затларга карата административ җаваплылыкка тартудан алып, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат итүгә кадәр чара күрелә, юридик затларга карата - 500 мең сумга кадәр административ штраф. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеге каралган.


ТР МКның 2014 нче елның 15 нче мартында кабул ителгән 155 нче карары белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында “Хәрәкәтне чикләү” («Ограничение движения») бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International