Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Ә йөрәк һаман яшь
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Ул шигырь-хикәяләр иҗат итә, өздереп баянда уйный, оештыру остасы да, күп еллар мәдәният бүлегендә инспектор булып эшләгәндә хезмәттәшләренең олы хөрмәтен яулаган, бик күпләрнең остазы булган ветеран да.
Наил ага НӘБИУЛЛИН турында сүз чыкса, аны, әнә шулай, берәүләр шагыйрь, икенчеләр җырчы, өченчеләр режиссер, хәтта биюче, баянчы дип тә атыйлар. Дөрестән дә, киңкырлы шәхес ул. Нәкъ менә мәдәнияттә эшләгән елларында иҗат дөньясына чумып, бик күп шигырьләр яза. Бер-бер артлы чыккан “Ядкарь“, “Тормыш дәрьясы“, “Китмә, яшьлек“ исемле китаплары тиз арада үз укучысын таба. Аның шигырьләренә танылган композиторлар Илгиз Закиров, Альберт Субаев, райондашлар Фәнис Арсланов, Мәсгуть Исхаков, Равил Бадахшин көй иҗат итте. Ул җырлар бик еш районда уздырылучы концерт-кичәләрдә яңгырый.
Наил ага үзе дә:
– Райондашларым Габдулла ага Галиев, Рушания Байтимерова, Наилә Харисова, Ринат Батталов шигырьләре җырлап тора, ничек аларга көй чыгармыйсың, – ди.
Моннан берничә ел элек шәһәрдә лаеклы ялдагы актив хатын-кызларны туплап “Мәрҗән“ ветераннар ансамблен оештыручы да ул булды. Алар кайларда гына чыгыш ясамадылар... Үзләре җырчы, үзләре биюче бу апалар ансамльдә икенче яшьлекләрен кичерделәр. Бай эчтәлекле спектакльләр дә куйдылар. Наил абый аларны иҗат диңгезендә йөздерде. Әле хәзер дә ансамбль “кызлары“ бик еш очрашып торалар, бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Әнә, китапханәдә Наил абыйның 75 яшьлек юбилеена да җыелышып килгәннәр алар. Венера Шакиртова, Римма Җамалиева юбиляр белән бергә “Иж буеның айлы кичләре“н суздылар. Каләмдәш дуслары – “Күңел чишмәләре“ иҗат берләшмәсе әгъзалары да “Наил абый – безгә оста да, остаз да“, диделәр.
Әнә шулай, Алексеевск якларыннан Әгерҗегә эшкә билгеләнеп, бөтен гомерен безнең төбәктә мәдәнияткә багышлаган Наил агага без дә сокланабыз. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп, гәпләшеп утырырга була. Китапханәдә узучы кичәләрдә дә еш кунак ул.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз