Бүгенгә җир кишәрлекләре алу исемлегенә 25 меңнән артык күп балалы гаилә кертелгә.
Татарстан Республикасында , быел 29 март мәгълүматлары буенча, җир кишәрлекләре алу исемлегенә 25 меңнән артык күп балалы гаилә кертелгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Азат Хамаев сүзләренчә, 20 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен инде алган, шул исәптән 2014 елның гыйнвар-март айларында 741 кишәрлек бирелгән.
Гомумән, республикада исемлеккә кертелгән 80% тан артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән.
Татарстан башкаласына килгәндә, монда җир кишәрлеге алу исемлегенә күп балалы 5294 гаилә кертелгән. Шуларның 2077сенә җир кишәрлекләре бирелгән.
Чаллы шәһәре буенча исемлеккә күп балалы 3083 гаилә кертелгән, шуларның 2324 енә җир кишәрлекләре тапшырылган, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.