Россиядә җәйгә таба кышкы вакытка күчүне кайтарырга мөмкиннәр

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Кышкы вакытны Россиядә бу җәйдә үк кайтарырга мөмкиннәр. 15 апрельдә депутатлар сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерү турында закон проектының беренче укылышын караячаклар. Закон проектына инде барлык фиркаләрдән дә 100 дән артык депутат кул куйган, дип яза ura.ru.

           
Законны кабул итсәләр, бу Кырымга да кагылачак, чөнки 2014 елның 30 мартында алар да Мәскәү вакытына күчтеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International