Май бәйрәмнәрендә Мәскәү-Ижевск өстәмә поезды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

8-9 майларда купе һәм йокы вагоннарына билетларга  50% ташлама.


Горький тимер юлының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, өстәмә поезд Ижевск белән Мәскәү арасында май бәйрәмнәрендә йөриячәк.


289/290 санлы поезд Ижевскийдан 3,9,11 майда 10 сәг.30 минутта кузгала һәм Мәскәүгә 4,10,12 майда 05 сәг.02 минутта барып җитә.


Мәскәүдән кабат 4,10,12 майда 18сәг.48 минутта кузгалып Удмуртия башкаласына 5, 11, 13 майда 13 сәг.03 минутта кире кайтачак.

 

8, 9 майда купе һәм йокы вагоннарына 50%, плацкарт һәм утырып кайту урыннарына 49% ташлама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International