Алар – җиңүчеләр

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Казанда “Илаһи моң“ татар халкының рухи мирасы ядкарьләрен башкаручылар бәйгесе узды.

Анда “Милли традицияләрне дәвам итүче“ номинациясендә якташыбыз – Тәбәрле авылы “сандугачы“, мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Динар Шәймәрданов катнашып җиңүче булды.

Шушы ук бәйгедә “Таян Аллага“ номинациясендә катнашкан каләмдәшебез Асия Корбангалиева икенче урында. Алар Казанда – Халыклар дуслыгы йортында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International