Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында “урак өсте“. Солдат каешы буарга җыенучылар медицина тикшерүе узалар.
Якын киләчәктә армиянең күп өлешен контракт хезмәтенә күчерү планлаштырыла. Шул уңайдан булачак солдатларга карата яңа медицина таләпләре дә кертелде. Сәламәтлек торышы буенча кайбер чикләүләр “хәрби хезмәткә яраклы“га үзгәрде. Ә бу – сәламәтлекләрендә кайбер тайпылышлар булган егетләр дә хәрби хезмәт бурычын үти ала дигән сүз. Мәсәлән, беренче һәм икенче дәрәҗә яссы табанлылар да яки җиңел дәрәҗәдәге тире авырулары булганнар да армиягә алына башлыйлар.
– Армиягә алу-алмау авыруның һәм нинди стадиядә булуына бәйле. Соңгы елларда егетләр арасында органзимда матдәләр алмашыну, ашказаны-эчәк авырулары еш очрый. Арада язва авырулары да булгалый, – ди инде 12 ел чакырылыш кампаниясендә эшләүче район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Василий Гусаров.