Баланың үлем сәбәпләре ачыклана.
Әгерҗе районы бала тудыру йортында яңа туган бала үлеменең нечкәлекләре ачыклана.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 28 нче мартында Әгерҗе районында яшәүче ханым авырлыгы 3380 г. булган малай таба. Икенче тәүлектә баланың сулыш алу җитлексезлеге арта бару аркасында, аның хәле начарлана. Оператив рәвештә дәвалау чаралары комплексы үткәрелгән, шул исәптән үпкәләрнең ясалма вентиляциясе ясалган, Кама балалар медицина үзәге һәм Республика клиник балалар хастаханәсе табиб-реаниматологлары читтән торып консультация биргән, алар белән дәвалау ысулы килешенгән. Табибларның тыршылыгына карамастан, сабый җан биргән.
31 нче мартта суд-медицина экспертизасы үткәрелгән. Яңа туган баланың үлем сәбәпләре ачыклана.