Сәхнә осталары ярышка чыга

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Әгерҗе үзәкләштерелгән клуб системасы фольклор һәм иҗат коллективлары арасында “Мәдәни салават күпере“ исемле смотр-бәйге игълан итте.

– Үз милләтебезнең  гаҗәеп бай халык иҗатын, гореф-гадәтләрен сәхнәдә күрсәтү, буыннан-буынга күчереп, киләчәк буыннарга саклап калу максатыннан оештырылган бу бәйгедә халык музыкасы җанрында эшләүче аерым башкаручылар, хореографик коллективлар катнаша ала, – ди клуб системасы директоры Эльвира Нәбиева.


Бәйгедә катнашырга теләгән авыл үзешчәннәре 7 апрельгә, шәһәрдәгеләр 20 апрельгә кадәр заявка бирә алалар.


– “Мәдәни салават күпере“ конкурсы апрель аен дәвамында биш зонада үтәчәк. 8ендә – Исәнбайда, 10ысында – Красный борда, 15ендә – Көчектә, 17сендә – Иж-Бубыйда, ә 22сендә Әгерҗедә сайлап алу туры үтәчәк. 25 апрельдә район Мәдәният сараена райондашларыбызны иң осталарның чыгышыннан торган гала-концертка чакырабыз,– ди Эльвира Нәбиева.


Конкурс шартлары белән тулырак мәдәният бүлегенең agrcult.ru сайтында яки 22835 телефоны аша таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International