Республикада кыйммәтле мехлы җәнлекләрне 4 хуҗалык үрчетә: «Бирюли» ЯАҖ, «АФ Берсутский» ҖЧҖ, «СХП Кощаковский» ААҖ һәм «Матюшино» ЯАҖ.
Татарстанда төрле төстәге мехлы чәшкеләрнең 5 төрен үрчетәләр. Моннан тыш, хуҗалыкларда көмеш-кара һәм кызыл төлкеләр, ак төлкеләр һәм кара Салтыков кешләре бар.
Хәзерге вакытта җәнлекләрнең санын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Бюджет ярдәме белән ит-балык азыгы алына, җәнлекләрне үрчетү һәм үстерү буенча заманча технологияләр кулланыла.
Соңгы 5-6 елда чәшкеләрнең саны 1,5 тапкырга арткан, кешләрнең – 2 тапкырга. Ел башына Татарстанда 57 меңнән артык җәнлек исәпләнгән. 2014 нче елда, “йомшак алтын”ны күбрәк алу өчен, җәнлекләрнең санын арттыру планлаштырыла. Республиканың җәнлек үрчетү тармагында 200дән артык хезмәткәр эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы - 15-27 мең сум, бу производство күрсәткечләренә бәйле.
Әлеге тармакта күрсәткечләрне үстерү өчен, төп продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм заманча профилактик зооветеринария чараларын уздыру, заманча технологияләр куллану хисабына аның сыйфатын яхшырту буенча максатчан эш каралган. Тиреләрне беренче кат эшкәртүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.